Казан студентлары тел мәсьәләсен күтәреп чыга

09 ноябрь 2017 ел 10:00
Казан студентлары тел мәсьәләсен күтәреп чыга

Бүген Казанның Галиев мәчетендә мөселман дискуссион клубның чираттагы утырышы булып узачак. Очрашуда милли телләр һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында сүз барачак.
Ни өчен туган телне белү мөһим? Юглапы барган телләрне ничек саклап калырга? Туган телдән башка халыкларның телләрен өйрәнү кирәкме? Бәхәсле мәйданчыкта катнашучылар әнә шушы сорауларга җавап эзлиячәк. 
Очрашуда Казан югары уку йортлары студентлары, милли диаспоралар вәкилләре, шулай ук махсус кунаклар ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм "Гыйлем" электрон ресурсның җитәкчесе Айдар Шәйхин булачак. 
Мөселман дискуссион клуб утырышы бүген, 9 ноябрьдә, Казанның Галиев мәчетендә сәг 18.00 була (ястү намазыннан соң).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы