Мөфтинең беренче урынбасары тел турында кайгыртырга чакыра

09 ноябрь 2017 ел 10:45
Мөфтинең беренче урынбасары тел турында кайгыртырга чакыра

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары татар телен саклау һәм үстерү, өйрәнү һәм өйрәтү буенча республикабыз халкына видеомөрәҗәгать белән чыкты.
“Бөек иҗади уңышларга ирештергән туган телебезне безнең милләткә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән. Шушы телебезне саклауда һәм балаларыбызга өйрәтеп калдыруда һәрберебез үзенең өлешен кертсә иде. Үз телебезне онытмыйча, аның киләчәге турында чын күңелдән кайгыртып яшәсәк иде”, – дип мөрәҗәгать итә ватандашларына Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Исегезгә төшерәбез, моңа чаклы телне саклау һәм өйрәнү тәкъдимнәре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин чыккан иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы