Арчада мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре өчен семинар узды

09 ноябрь 2017 ел 17:20
Арчада мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре өчен семинар узды

Арча мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен ике көнлек семинар төгәлләнде. Конференция имам-мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйләҗев җитәкчелегендә узды.

Семинарда барлыгы Арча районының 130 мәчет каршындагы курс мөгаллиме һәм махсус кунаклар – Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимнәре катнашты.

Район имам-мөхтәсибе семинарда катнашучыларга халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүнең әһәмияте хакында үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Узган елда районда 2500 артык шәкерт белем алган, шуның 600 – балалар. “Укучыларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, безгә рухи-әхлакый кыйммәтләрне үзләштерү өчен ир-атларны тартырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте хәзрәт укытучыларга.

Семинарның беренче көне ислам дине нигезләрен укыту методикасына багышланды (Диния нәзарәте чыгарган “Ислам дине нигезләре” уку-укыту әсбабы буенча). Шулай ук аерым игътибар мәчет каршындагы курс шәкертләренә әхлакый һәм мөселманнарның этик нормаларын бирүгә юнәлтелде.

Моннан тыш, районның 80 мәчет укытучылары кергән сектор җитәкчеләре узган елның укыту планы турында нәтиҗә бирделәр. Җаваплы кешеләр һәрбер укытучыга педагогик һәм дини белеме булу, мәчет каршындагы курсларда укыту-тәрбия эше алып бару өчен аттестация узулары турында характеристика бирделәр.

Семинарның икенче көнендә мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре яңа уку елында эш планы буенча фикер алыштылар, уку елы 2017 елның октябрь аенда башланды һәм апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы