Казанда вакфларны эшләтү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар

16 ноябрь 2017 ел 15:50

21 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “ТР вакф” Фонды "Россиядә вакфлар: үзенчәлекләре һәм үсеш перспективалары" дип исемләнгән халыкара конференция уздыра.

Фәнни җыенда чит ил һәм Россия кунаклары катнаша. Үзләренең вакф өлкәсен үстерү тәҗрибәсе белән Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мераихи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салемнең уртаклашачаклар. Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис.Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзлиячәкләр. Фәнни җыен ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”. 

Конференция Казанның “Мираж” отелендә үтәчәк. Башлана сәг. 9.00.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана