Конференция кунаклары Мәрҗанине искә алды

10 ноябрь 2017 ел 17:11
Конференция кунаклары Мәрҗанине искә алды

Бүген “Ислам мультимәдәни дөньяда” конференциясендә катнашучылар Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә “Ислам дөньясында дини һәм хокукый фикер” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чара татар халкының атаклы дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә багышлап оештырылды.
Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, студентлар, журналистлар катнашты.

Катнашучылар, киләсе елның гыйнвар аенда Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, бөек галимнең мирасын өйрәнүне актуальләшү кирәклеге турында әйттеләр. Мәрҗани мирасын һәм эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә бүгенге көндә өч галим диссертация яклаган: Мөнир Юсупов, Айдар Юзеев һәм Дамир Шәһабиев.

Шиһабетдин Мәрҗанинең бары ике китабы гына татар телендә язылган, калганнары гарәп телендә. Якын айларда берничә галим тәрҗемә итеп галимнең китапларын бастырачаклары турында әйттеләр. Кунаклар шулай ук Ш.Мәрҗани яшәгән йорт белән танышты, экспозицияләрне, шәмаилләрне карады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы