“Матуриди китабы бәхәсләргә нокта куя”

14 ноябрь 2017 ел 14:17
“Матуриди китабы бәхәсләргә нокта куя”

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Әбу Мансур әл-Матуридиның Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында нәшер ителгән “Китаб әт-тәүхид” китабы тәкъдим ителде.

- Без, татарлар, - хәнәфи мәзһәбендә, гакыйдә буенча - матуридилар, шуның өчен бу китапның басылып чыгуы нигез кебек бик мөһим иде, - дип аңлатты хезмәтнең әһәмиятен мөфти хәзрәтләре. Биш йөз битлек әлеге хезмәт безнең илдә беренче тапкыр басылып, Россия ислам белгечләре һәм дин әһелләренең файдаланышына рус телендә беренче тапкыр керәчәк.

Матуридиның “Китаб әт-Тәүхид”е – 1300 ел элек бер иләһлек буенча хәнәфи мәзһәбе кысаларында язылган олы фундаменталь хезмәт. Әлеге китапта галим ислам диненең сөнни дөньяга караш нигезләрен сурәтли һәм төрле секта өйрәтмәләрен кискен тәнкыйть утына тота. Китап гакыйдәдә имам Әбу Хәнифәгә нигезләнгән. Автор дини мәсьәләләрне акылга сыешлы (рациональ) итеп фикер йөртүгә зур әһәмият бирә. Әбу Мансур әл-Матуриди үзе – атаклы мөселман фикер иясе, матуриди сөнни мәктәбенә нигез салучы – ул дин нигезләренең доктринасы сыйфатында хәнәфи мәзһәбен тотучыларның күпчелеге тарафыннан таныла.

Матуридиның китабы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән дөнья күрде. Хәзрәт Әбу Мансур Мөхәммәд бин Мөхәммәд Әл-Матуриди “Китаб әт-тәүхид”, Китаб әл-мәкалят”, “Китаб тауилят әл-Коръән әл-газыйм”, “Фиррад галә әһле әлигътизал”ның ике китабын өйрәнүгә иҗазәте бар. Иҗазәтенең тапшыру чылбыры Әбу Мансур Мөхәммәд бин Мөхәммәд Әл-Матуридидан башлана. Камил хәзрәткә  китапларны өйрәнергә рөхсәт татар мәгърифәтчесе Галимҗан Барудиның укучыларының укучыларыннан тапшырыла.

– Китап киң катлам укучыларга каралмаган, аны бары тик әзерлеге булган югары курс студентлары, белгечләр, магистр һәм профессор дәрәҗәсендәге галимнәр кабул итә ала, - дип белдерде ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин. – Шуңа да карамастан, китап ислам тарихында зур роль уйный: ул диндә барган барлык бәхәсләргә нокта куя. Гомумән, бу хезмәт басылу Россиядә ислам яңарышының яңа баскычына күтәрелүен күрсәтә, чөнки узган гасырның 90 нчы елларында китаплар мәзһәбләргә карамыйча нәшер ителде, бүген исә догматика нигезендә без үзебезнең мәзһәбне таный башлаганбыз. Моңарчы, Матуридиның китабын терҗемә итеп бастыру өчен җәмгыятебез әзер түгел иде: аны укый һәм аңлый алырдай шәкертләр буынын тәрбияләргә кирәк иде. Хәзер алар бар.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин әлеге китапның Болгар ислам академиясендә һәм башка уку йортларында кулланылачагы турында да әйтте.

“Китаб әт-тәүхид” китабын Россия укучылары өчен гарәп теленнән рус теленә Казан казые һәм Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә итте. Аның сүзләренчә, бу эшне башкару өчен 3 ел вакыт китте. “Китапны тәрҗемә иткәндә бу чорны искә төшерү бик мөһим, чөнки әлеге хезмәт язылган вакытта төрле агымнар, секталар тарала башлый, – диде ул. - Шушы мәсьәләләрне аңлатып бирү бурычы Матуридига йөкләнә. Ул сөнниләрдән дәлилләр китерә. Китап берничә өлештән тора: керештә сөнниләрнең фәлсәфи базасы китерелә, дөньяны танып белү мөмкинме, әллә юкмы соравы китерелә. Матуриди дөньяны танып белү мөмкин дип әйтә һәм аның өч юлын китерә: акыл, Аллаһы Тәгаләдән килгән текстлар һәм кешенең тойгылары. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки без дөньяны танып белгәч кенә үзебезне юктан бар итүче Аллаһы Тәгаләне танып белә алабыз”.

Шунысы мөһим, Россиядә моңарчы әлеге хезмәтнең басылмаганын искә алып, аңа карата башка күп кенә регионнардан ислам белгечләренең ихтыяҗы уянды. “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, 300 данәдә генә бастырылган китапны Нәзарәттә тагын 1000 данәлек тираж белән чыгарырга булдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы