Мөселман телевидениесе бер айдан тәүлек буе хәбәр итәчәк

14 ноябрь 2017 ел 16:08
Мөселман телевидениесе бер айдан тәүлек буе хәбәр итәчәк

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан тормышка ашырыла торган “Хузур ТВ” мөселман телевидениесе проектын эшләтеп җибәрү эшләре ахырына җитеп килә. Декабрь аенда телевидение студиясе интернет челтәрендә тәүлек дәвамында эшләүгә күчәчәк. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Моннан тыш, телевидениегә кабельле телевидение сыйфатында эшләр өчен Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләргә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан универсаль лицензия бирелгән. Телевидение татар һәм рус телләрендә тигез рәвештә сөйләр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы