Татарча өйрәнергә Telеgram-дагы төркемгә 1000 кеше кушылды

16 ноябрь 2017 ел 12:00
Татарча өйрәнергә Telеgram-дагы төркемгә 1000 кеше кушылды

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте башлап җибәргән Telеgram-дагы татар телен өйрәнү буенча махсус каналга 1000-нән артык кеше кушылды. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән каналны 14 ноябрьдә матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте.

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин. Язылыгыз!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы