“Без сәләтле вәгазьчеләр эзлибез!”

15 ноябрь 2017 ел 09:19
“Без сәләтле вәгазьчеләр эзлибез!”

                     

Республикабызда «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») III республикакүләм дини бәйге игълан ителде. Бәйге яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман сәнгатьле сөйләүчеләрен (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру һәм халык алдында чыгыш ясау сәбәпле, иҗтимагый процессларга йогынты ясау мөмкинлекләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Бәйгене Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Конкурс ике турда: төбәк һәм республика күләмендә узачак.

Төбәк туры Татарстан Республикасының барлык 48 мөхтәсибәтендә дә үткәрелә. Ярышта 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар һәм егетләр катнаша ала (имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелми). Төбәк турының беренче этабында катнашучыларның текстлары язылган конкурс эшләре җыела, аннары чыгыш ясау конкурсында катнашу таләп ителә. Төбәк турында җиңүчеләр “Яшь вәгазьче” республика турында катнашачак.

Конкурс эшләренең темалары: «Ш.Мәрҗанинең татар тарихында тоткан урыны», «Татар телен саклау мәсьәләләре», «Татар милли киеме: тарих һәм чынбарлык», «Татар халкының милли йолалары», шулай ук ирекле тема да сайлап алырга мөмкин.

Конкурс таләпләре буенча, эшләр татар телендә башкарылырга һәм үз эченә һичьюгы бер Коръән аятен һәм чыганагы күрсәтелеп хәдисне алырга тиеш.

Конкурсантлар теманы ачуга, яңалыкка һәм идеяләрнең үзенчәлегенә (оригинальлегенә), телдән һәм язма сөйләмнең дөреслегенә, сөйләмнең темпына һәм аһәңенә (интонациясенә), аудиторияне тоемлавына карап бәяләнәчәк.

Призлы урынга ия булган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәчәк.

Барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: +79270333142 (Айгөл); +79274533000 (Тимур).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы