Татарстан мөфтие янә ачык лекция белән – КФУда

17 ноябрь 2017 ел 10:15
Татарстан мөфтие янә ачык лекция белән – КФУда

Кичә КФУның Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар галиме Муса Җаруллаһ Бигиевның (1873-1949) иҗади эшчәнлеге һәм аның билгеле хезмәтләре турында ачык лекция сөйләде.

Камил хәзрәт әлеге теманың киң колачлы, катлаулы һәм каршылыклы булуын билгеләп үтте. “Миңа Муса Бигиевта укыган шәкертләрнең шәкертләре, аннан иҗазәт алучылар белән дә очрашырга туры килде. Аның иң мактауга лаек һәм мөселман дөньясында хәзер дә иң актуаль хезмәте – «әл-Вашига фи накди гакаид аш-шига» (русча «Критика шиитских воззрений»). Ул әлеге хезмәтендә шигыйларның идеологиясен кискен тәнкыйть утына тота. Муса Бигиев бу хезмәтне язганда җиде ай дәвамында Иранда яши, китапның кереш өлешендә ничек сәяхәт кылуы, шигыйларга нинди сораулар бирүе турында билгеләп уза. Шигыйлыкны яклаучы җитәкчеләр төзегән сорауларны китерә. Димәк, аның китабы мөселман галимнәренең, мисал өчен имам Газалиның, моңа чаклы шигыйлар турында язган хезмәтләреннән бик тә аерылып тора. Имам Газалиның дәлилләре көчле түгел, Муса Бигиев шигый галимнәренең китапларын ала, аларны өйрәнеп, шигыйлек агымының дөрес булмавы турында яза”, – дип ассызыклады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие лекциянең күп өлешен Муса Бигиевның мөселман дөньясында һәм татар фикер ияләре арасында шау-шу уяткан, бик күп фикер каршылыклары китереп чыгарган хезмәтенә тукталды. 1910 елда М.Бигиевның «Рәхмәте илаһия гомуми» («Алланың рәхмәте барлык кешегә дә») дигән китабы басылып чыга. Әлеге хезмәттә Ходайның рәхмәте киң булуы, мөселманнарның да, мөселман түгелләрнең дә ахирәттә оҗмахка керәчәкләре турында әйтелә. Лекция барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин мондый фикерләрнең нигезсез булуын Коръән Кәрим аятьләре, ышанычлы хәдисләр, иҗма (мөселман галимнәренең уртак фикер җыелмалары) белән кат-кат дәлилләде, хәтта җәһәннәмнең мәңгелек булуы турындагы аятьләрне шәрехләүгә генә дә бер лекция багышлау мөмкин булуы турында әйтте. XX гасыр башында Муса Бигиевның әлеге китабы чыгу белән, зыялы катлам арасында бәхәс күтәрелә, татар-мөселман газета һәм журналлары, аеруча «Дин вә мәгыйшәт», «Бәянелхак», айлар буе озын-озын мәкаләләр бастыралар. Татарстан мөфтие әлеге уңайдан татар халык шагыйре Габдулла Тукай язган “Зур бәшарәт!” шигырен китерде һәм бары гөнаһлы мөселманнарның гына тәмугта мәңге калмаячаклары турында килешүен белдерде.

Лекция ахырында Камил хәзрәт тыңлаучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы