Мөфти җомга вәгазен "Ризван" мәчетендә үткәрде

17 ноябрь 2017 ел 13:57
Мөфти җомга вәгазен "Ризван" мәчетендә үткәрде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның “Ризван” мәчетендә үткәрде. Мәчеттә моңа кадәр ремонт эшләре башкарылган иде.

Җомга намазында шулай ук профессор, шәйх Абдүрраззак Әс-Сәгъди катнашты. Вәгазь барышында Камил хәзрәт хәнәфи мәзһәбе кысаларында гыйбадәтләрне үтәү мәсьәләләрен күтәрде, исламда кардәшлек турында сөйләде.

- Һәрбер мөселман кешесе бердәмлекне, кардәшлекне һәм бер-береңә хөрмәтне сакларга тиеш, – дип белдерде хәзрәт. – “Бер-берегез белән дуслыкны өзмәгез, читләшмәгез, ачуланышмагыз, көнләшмәгез һәм кардәшләр булыгыз” дип өндәгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы