Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам дине” китабы бастырылды

17 ноябрь 2017 ел 15:40
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам дине” китабы бастырылды

Казанда VIII тапкыр Саматов укулары үтте. Махсус конференция өчен “Хозур” нәшрият йортында күренекле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам дине” китабы бастырылды. Китап беренче тапкыр 1998 елда “Иман” нәшриятында чыккан була.

Китапта тупланган мәгълүматлар Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые, Мәрҗани мәчетенең имам- хатыйбы Габделхак Саматов тарафыннан дин тоту бик кыенлашкан һәм динебез хакындагы хакыйкатьне әйтергә куркынычлы, ягъни 1960-1990 елларда теркәп барылган.

Китапта болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итү тарихы, Россиянең беренче мөфтиләре, Галимҗан Баруди, Габдрахман Расүли, Тәлгать Таҗеддин кебек күренекле дин эшлеклеләре һәм мөфтиләрнең эшчәнлеге, мәшһүр татар руханилары һәм мәгърифәтчеләре турында мәгълүмат китерелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы