“Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

17 ноябрь 2017 ел 15:54
“Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты чираттагы “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итә. Әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, шулай ук талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларның сәләтләре үсешенә ярдәм итү.

Конкурс өч этапта уза:

1 этап — әсәрләрне җыю  (1 ноябрь 2017 ел — 31 март 2018 ел)

2 этап — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 апрель — 31 май 2018 ел)

3 этап — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү (2018 елның июне), җиңүчеләрне бүләкләү (2018 елның сентябре).

Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурс 4 номинациядә уза:

1. Шигърият

2. Проза

3. Драматургия

4. Публицистика

Эшләрне түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: tatarkonkurs@mail.ru

Белешмәләр өчен телефон: (843) 277-68-26.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы