К.Насыйри музеенда «Баруди»ны күрсәтәчәкләр

20 ноябрь 2017 ел 08:46
К.Насыйри музеенда «Баруди»ны күрсәтәчәкләр

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән татар дин галиме, күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог Галимҗан Баруди елы кысаларында, 22 ноябрьдә Каюм Насыйри музеенда Галимҗан Барудига багышлап төшерелгән документаль фильмны күрсәтәчәкләр. Әлеге чарада культурологияне өйрәнүче галимнәр, фәлсәфәчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.  

Шулай ук Диния нәзарәте белән бергәлектә “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән китаплардан Галимҗан Баруди хезмәтләре күргәзмәсе оештырылачак. Галимнең 22 хезмәте, шулар арасында “Мәдхәл-гарәбия” гарәп теле дәреслеге, дин нигезләре һәм әдәп буенча “Сәвадхан” дәреслеге, намаз буенча әсбап “Әзкяр әс-салават”, пәйгамбәрләр буенча “Тарихе әнбия” трактаты тәкъдим ителәчәк.

Программада мәдәни өлештә традицион рухи җырларны башкаручы Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр әйтәчәк.

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 35 нче йорт.

Башлана: 13.00.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы