“Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" конференциясе ачылды

21 ноябрь 2017 ел 09:00
“Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" конференциясе ачылды

Шушы минутларда Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылып китте. 

Фәнни җыенда чит илләр һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунакларны пленар утырышта ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм ТР мөфтиенең урынбасары, "ТР вакфы" Фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Рөстәм хәзрәт ТР мөфтинең сәламнәрен җиткерде һәм вакфны ислам дине тарафыннан дөньяга бүләк ителгән уникаль күренеш дип билгеләде.

- Казан ислам дөньясының төньяк башкаласы дигән дәрәҗәне гадел рәвештә казанды, - дип башлады үзенең сүзен Мансур хәзрәт. -  Бер  яктан, Татар халкының бай рухи мирасы һәм көчле дини традицияләре, икенче яктан, республика җитәкчелегенең уйланып алып барылган милли сәясәте һәм ТР Диния Нәзарәтенең үз инициативалары Татарстанга Россиянең алдынгы регионнар арасында булырга ярдәм итә. Бездә ачык һәм дустанә ислам чәчәк ата һәм илебездә динебез үсеш юнәлешләре билгеләнә.  

Фәнни җыенның пленар утырышында шулай ук Төрек Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бахрейннан югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Ислам банкы үсеше белгече Мөхәммәд Салем чыгыш ясаячаклар. Үзләренең эзләнүләре белән фәнни чыгышларында Болгар ислам академиясе, Мәрҗани ис.Тарих институты, КФУ, ТР Фәннәр академиясе, Россия ислам институты галимнәре һәм Чуваш республикасы, Самара өлкәсе, Башкортостан мөфтиятләреннән килгән вәкилләр таныштыра. Татар җәмгыятендә вакфның үсеше, тарихы, бүгенге халәте нинди? Чит илләрдә вакф системасы ни рәвешле эшли? Вакфлар социаль хәерчелек белән көрәшүгә нинди өлеш кертә ала? Вакфның Россия кысаларында үсеше мөмкинме? Конференциядә әнә шушы сорауларга җавап эзлиячәкләр. Фәнни җыен ике секциядә оештырыла. Алар: “Вакфның гомуми нигезләре һәм кагыйдәләре” һәм “Вакф үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы