Мөфти - Малайзиядә Бөтендөнья икътисадый форумында

21 ноябрь 2017 ел 10:16
Мөфти - Малайзиядә Бөтендөнья икътисадый форумында

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Малайзиядә Кучунг шәһәрендә. Ул бүген Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегациясе составында 13 нче Бөтендөнья икътисадый форумы эшендә катнаша. Визит кысаларында Камил хәзрәт Малайзиянең премьер-министры Наджиб Тун Разак, Кучунг провинциясе губернаторы һәм баш министры белән очрашуларда катнашты. Мөфти хәзрәтләре шулай ук Россиянең Малайзиядәге илчесе Валерий Ермолов белән күрешеп сөйләште.

13 нче Бөтендөнья ислам икътисадый форумын Малайзия Хөкүмәте Саравак штаты ярдәме белән оештыра. Форум тематикасы – «Деструктив үзгәрешләр: нәтиҗәләре һәм өндәүләре», хәзерге геополитик һәм икътисадый тотрыксызлыкка бәйле протекционистик тенденцияләр һәм аларның бөтендөнья икътисадына йогынтысы. Форум эшендә 1500нән артык кеше катнашкан.

ТР Президенты матбугат үзәгенең фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы