“Без Россия вакыф проектларын инвестицияләүдә кызыксынуыбызны белдерәбез. Әмма...”

21 ноябрь 2017 ел 15:35
“Без Россия вакыф проектларын инвестицияләүдә кызыксынуыбызны белдерәбез. Әмма...”

Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Фәнни җыенда чит илләр һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнаша. Кунакларны пленар утырышта ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм ТР мөфтиенең урынбасары, "ТР вакыфы" Фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Рөстәм хәзрәт ТР мөфтиенең сәламнәрен җиткерде һәм вакыфны ислам дине тарафыннан дөньяга бүләк ителгән уникаль күренеш дип билгеләде.

- Казан ислам дөньясының төньяк башкаласы дигән дәрәҗәне гадел рәвештә казанды, - дип башлады үзенең сүзен Мансур хәзрәт. -  Бер  яктан, татар халкының бай рухи мирасы һәм көчле дини традицияләре, икенче яктан, республика җитәкчелегенең уйланып алып барылган милли сәясәте һәм ТР Диния Нәзарәтенең үз инициативалары Татарстанга Россиянең алдынгы регионнар арасында булырга ярдәм итә. Бездә ачык һәм дустанә ислам чәчәк ата һәм илебездә динебез үсеш юнәлешләре билгеләнә.  

Конференциянең пленар өлешендә шулай ук югары шәригать суды җитәкчесе, Әнәс ибн Мәлик җәмгыяте рәисе Ибраһим Әл-Мурейхи, вакыф милкенә инвестицияләү бүлеге өлкән белгече, Ислам финанс хезмәтләре Департаменты, Ислам банкы үсеше вәкиле Мөхәммәд Салем чыгыш ясады. Алга таба конференция ике секциядә дәвам итте: “Гомуми нигезләмәләр һәм вакыф кагыйдәләре” һәм “Вакыфлар үсешендә Россия һәм чит ил тәҗрибәләре”. Казан, Россия һәм чит ил галимнәре һәм экспертлар вакыф үсеше өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Болгар ислам академиясе профессоры Исмәгыйль Бүлбүл дөньяда вакыфны гамәлдә беренче кулланган кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм булуын билгеләде, ул Мәдинәдә мәчет төзегән һәм аны мөселманнарга файдалануга тапшырган. “Вакыф системасының булуы илдә иминлек һәм муллык булуын күрсәтә”, – дип ассызыклады ул. Шулай ук Россиядә вакыф мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләргә икътисадның төрле тармакларында вакыф турында, шул исәптән медицинада, вакыф буенча суд тикшерүләре тәҗрибәсе, вакыф проектларын финанслауда өстенлекле юнәлешләр, инвестицияләр кертү методикасы һәм аларның үсеш инструментлары турында сөйләделәр.

- Ислам үсеш банкы Россия һәм Татарстан вакыф проектларын инвестицияләүдә кызыксынуын белдерә, – дип аңлатты вакыф милкенә инвестицияләү бүлеге өлкән белгече, Ислам финанс хезмәтләре Департаменты, Ислам банкы үсеше вәкиле Мөхәммәд Салем. – Әмма Россия дәүләте законы шартлары әлегә бу юнәлештә хезмәттәшлекне тулы куәтенә үстерү мөмкинлеге бирми. Система эшләп китсен өчен, вакыф турында махсус закон булдыру мәҗбүри түгел. Вакыфка якынайтылган, вакыф һәм хәйриячелекне көйләүче нинди дә булса закон булуы җитә.

Сүз уңаеннан, вакыф институтын көйләү буенча Россиядә закон базасы булмавы конференция барышында кызыл җеп булып сузылды. Әлеге проблеманы мөфти урынбасары һәм “Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин үз чыгышында Россиядә вакыф системасы үсешенең төп проблемаларын билгеләде.

- Россиядә мөселманнар һәм мөселман лидерлары һәрвакытта да вакыфның ни өчен кирәк икәнлеген дөрес аңлап җиткермиләр, вакыф милке дини оешмаларга тапшырыла алмаганлыкны, бары шул милектән кергән акчаны гына ничек файдаланулары үз мәнфәгатьләрендә булуны дини оешмалар онытып җибәрәләр, – дип билгеләде хәзрәт. – Хәзерге Россиядә вакыф төшенчәсен кайвакыт башка төшенчәләр белән кушып җибәрәләр һәм аны сәдака, гошер, зәкят, дини гыйбадәтләрне башкару, хәтем кылу, җеназа уку һәм башкалар белән бутыйлар. Мәчетнең, мәдрәсәнең һәм дини оешманың чираттагы чыгымнарын финанслау фонды итеп күз алдына китерәләр.

“Татарстан Республикасы вакыфы” фонды генераль директоры сүзләренә караганда, “үсеш өчен конструктив диалог алып баруы кыен, чөнки җәмгыять вакыфның үз алдына нинди максатлар куйганлыгын белми”. Моннан тыш, ул кануни базадан тыш вакыф системасы үсеше мөмкин түгеллеген билгеләп узды. “Ышанам ки, без сезнең белән бергәләп шушы конференция нәтиҗәләре буенча дәүләт органнарын вакыф милке турында закон кабул итү кирәклеге турында ышандыра алырбыз, – дип өндәде Мансур хәзрәт һәм конференциядә катнашучыларны актив эшләргә чакырды. – Бары “Вакыф милкенең сакланышы турында” закон гына федераль дәрәҗәдә безгә Россиядә вакыф институты үсешенә гарантия булып торачак”.

Хәзрәт шулай ук хәзерге Татарстанда вакыф үсеше тарихы турында искә төшерде: “Вакыф милкен законлаштыруның кирәклеге турында беренче адымнар безнең тарафтан 1993 елда ясалды. Сезгә әйтеп узасым килә: 1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының гадәттән тыш корылтаенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оешты. Ул чакта руханиларга, мөселманнар булсын, православие вәкилләре булсын, мәчетләр, мәдрәсәләр, чиркәүләр кайтарылып бирелә башлады. Менә шул чакта аларны төзекләндерү чыгымнарына финанслар табу мәсьәләсе килеп туды. Ул вакытта без республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевка вакыф системасын төзү турында мөрәҗәгать иттек. Вакыфның мәчетләр, мәдрәсәләр төзү, дини әдәбият бастыру өчен кирәклеге аңлашыла иде. Ул вакыфны оештыру мәсьәләләрен өйрәнү буенча комиссия формалаштыру өчен боерык бирде. Һәм беренче тапкыр “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы законында вакыф милке турында нигезләмә кертелде. Әмма беркадәр вакыттан соң РФ Конституция суды моны федераль законга туры китерүне таләп итте. Республика законына күпмедер төзәтмәләр кертелде, әмма вакыф милке турында нигезләмә азмы-күпме сакланды”.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин сүзләренә караганда, Россиядә вакыф милкенең иң күбесе – Татарстанда. Мөфтият балансында йөзгә якын объект, шул исәптән җир кишәрлекләре бар.

Россия экспертлары, чит ил коллегаларын тыңлап, Россиядә вакыф үсеше тарихына кагылышлы тикшеренүләр белән уртаклаштылар. Конференциядә катнашучыларны аерым кызыксыну Оренбург, Башкортстан, Самара һәм Татарстанда вакыфлар эшләүнең үзенчәлекләре турында чыгышлар кызыксыну уятты.

Конференция нәтиҗәләре буенча, резолюциянең проекты каралды. Фәнни җыен тәмам.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы