Иң яхшы Коръән-хәфиз - Казаннан. Хаҗга юллама кемгә бирелде?

22 ноябрь 2017 ел 13:20
Иң яхшы Коръән-хәфиз - Казаннан. Хаҗга юллама кемгә бирелде?

Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында оештыра. Коръән хафизлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашучыларны бәяләргә күренекле хафизлар, дин әһелләре, зур кунаклар килде. Аерым алганда, жюри составында Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасы (Җиддә шәһәре, Согуд Гарәбстаны корольлеге) вәкиле шәйх Хәсән Хәдия, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, әлеге үзәкнең әйдәп баручы белгече Мөхәммәд Ризо Борһанов бар. Коръәнне яттан белүчеләрнең республикакүләм бәйгесендә Татарстанның  5 казыятеннән 17 вәкил катнашты.  

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән хафизларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Коръәнне ятлап кына түгел, аны һәрвакыт күңелдә йөртергә, аның белән гамәл кылырга чакырды.

Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин уку йортының ачылган беренче елларыннан бирле дини белем бирү белән бергә хафизлар әзерләүгә дә зур әһәмият бирелүе турында әйтте. Озакламый РИИ ачылуга 20 ел тулуын белдерде.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, республикакүләм бәйгедә катнашу өчен хатын-кызлар да чакырылды. Ләкин ике кыз баладан башка, әлеге номинациядә катнашучылар булмады. Конкурсантларны жюри өч критерий буенча бәяли: хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид).  Алар жюри янына килеп билеп алалар, күрсәтелгән аятьләрне яттан укып күрсәтәләр. Җиңүчегә иң зур бүләк – хаҗга юллама. Аны Казаннан Азат Һадиев отты. 2 нче урынны Казаннан Закариё Борһановка тапшырдылар, 3 нче урынны Әлмәт шәһәреннән Алик Яушев алдылар. Котлыйбыз!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы