Газетага яздыру – яхшы бүләк

23 ноябрь 2017 ел 09:00
Газетага яздыру – яхшы бүләк

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, ул сезнең арагызда сөю һәм хөрмәт хисләрен арттырыр”, – дигән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты чыгара торган “Дин вә мәгыйшәт” газетасына язылу бүләк итү – әти-әниләрегезгә һәм туганнарыгызга Мәүлид ае уңаеннан зур бүләк булыр! Ислам дине турында, рәсүлебез әйтеп калдырганча, матур, күркәм һәм аңлаешлы итеп җиткерик.

“Дин вә мәгыйшәт” газетасы айга бер тапкыр нәшер ителә. 2018 нче елның беренче яртыеллыгына П4333 индексы белән Татарстанның барлык почта бүлекләрендә язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе – 132 сум. Шулай ук https://podpiska.pochta.ru һәм https://uslugi.tatarstan.ru сайтларына кереп («Подписка» бүлеге), газетаны өйгә алдырырга була.

2017 елда «Дин вә мәгыйшәт» газетасының беренче саны әлеге басманың 110 еллык юбилеена багышлап дөнья күрде. 1906 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә «Дөнья вә мәгыйшәт»нең беренче саны дөнья күрә. Киләчәктә «Дин вә мәгыйшәт» дип атала башлаячак әлеге дини журнал чагыштырмача озын гомерле була – ул 12 ел дәвамында чыгып килә. Аның нәшире – билгеле татар хәйриячесе улы, мулла, сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенов була. 1993 елдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең газетасы чыга башлый. Газетаның максатыннан, эчтәлегеннән, асылыннан чыгып, ул да «Дин вә мәгыйшәт» дип атала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы