Татарстан мөфтие Петербургта Россия һәм Әзербәйҗан халыкларын ислам бергәлегенә чакырды

23 ноябрь 2017 ел 09:53
Татарстан мөфтие Петербургта Россия һәм Әзербәйҗан халыкларын ислам бергәлегенә чакырды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия  – Әзербәйҗан: тынычлык, иминлек, хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә конфессияләр арасында диалог һәм ислам бергәлеге” дип исемләнгән бердәм халыкара фәнни-дини конференциядә катнаша.

Конференция Санкт-Петербург шәһәрендә Кавказ мөселманнары Идарәсе, Дини берләшмәләр белән эшләү буенча Әзербәйҗан дәүләт комитеты, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Шәрык кулъязмаларын өйрәнү инситуты тарафыннан уза. Форумга әлеге оешмаларның җитәкчеләре, Әзербәйҗан, Россия, чит ил дәүләт һәм дини структура вәкилләре, танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Шул исәптән, Санкт-Петербург губернаторы - Георгий Полтавченко, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров, Әзербәйҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Полада Бүлбүл Оглы, РФ Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Өммәханов, Кавказ мөселманнары Идарәсе рәисе Аллаһшөкер Пашазадә, Россиянең Төньяк-Көнбатыш регионы һәм Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев һәм башкалар катнаша. Җыелган кунаклар алдында шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзләрен җиткерде.

Ул үз чыгышында Россия һәм Әзербәйҗанны бәйләп торган, күп гасырлардан урнашкан дини аңлашу традицияләре һәм рухи, мәдәни мохит үсеше мәсьәләләре буенча дәүләтара хезмәттәшлекнең тыгыз алып барылуы турында сөйләде.

- Россия һәм Әзербәйҗан халыкларын тарих һәм мәдәният гомимилегенә нигезләнгән күпгасырлык дуслык һәм кардәшлек җепләре бәйли, – диде ул. – Безнең халыклар бергә Каспий нефть ятмаларын табуга һәм Себер чыганакларын үзләштерүгә ирештеләр. Баку нефть университеты хәзер Россия нефть-газ тармагында хезмәт куючы йөз меңләгән белгеч әзерләде. Без бергә күпләгән каршылыкларны: Россия империясе таркалганнан соң гражданнар сугышы, шулай ук безнең бабаларыбыз фашизмга каршы көрәштә халыклар бердәмлеге күрсәткән Бөек Ватан сугышы афәтен бергә кичтек. Дустанә мөнәсәбәтләргә икътисади мәнфәгатьләр генә этәрми. Ислам дине шулай ук безнең илләрнең багланышында мөһим бәйләп торучы чылбыр булып тора. Россиянең егерме биш миллионлы мөселман өммәте һәм Әзербәйҗанның ун миллионлы өммәте, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендәге әйтелгәнчә: “Аңлашуда, яратуда һәм тоемлауда дин кардәшләр бер-берсенә мөнәсәбәттә бер тән кебек”. Безнең илләр һәм халыклар арасындагы дуслык – Кавказда һәм Каспий регионында тотрыклылыкның нигезе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы