Болгарда Мәүлид бәйрәменә аккредитация игълан ителде

24 ноябрь 2017 ел 13:23
Болгарда Мәүлид бәйрәменә аккредитация игълан ителде

29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан зур чара – Мәүлид бәйрәме оештырыла.

18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керде. Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.

Борынгы Болгар шәһәрендә быел ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте бишенче тапкыр Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм уздыра.

Мәүлид чарасы Болгар ислам академиясенең атриумында 15.40 сәгатьтә башланачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннәрнең сәламләү сүзләрен җиткерүе көтелә. Халкыбызның күренекле мөнәҗәтчеләре Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев татар телендә, “Нәшидел Ислам” төркеме гарәп телендә чыгыш ясаячак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсе укылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәк. Чараны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылып тәмамлый.

Республикабызның күренекле дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында уза торган Мәүлидтә Татарстан хөкүмәте, төрле ведомство вәкилләре дә катнашачак.

Аккредитация узу өчен телефон номеры: 89172939706. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы