Викторинада катнашыгыз - бүләкләр отыгыз

24 ноябрь 2017 ел 10:15
Викторинада катнашыгыз - бүләкләр отыгыз

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруында Мәүлид ае уңаеннан викторина башлап җибәрде.
Мәүлид ае дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның сөннәте, хәдисләре турында һәр җомга көнне өч сорау биреләчәк. Викторина сорауларына беренче булып дөрес җавап биргән кешеләргә Татарстан мөфтияте тарафыннан бүләкләр тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез: 18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керде. Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Бу айда Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә. 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә дин эшлеклеләре һәм хөкүмәт вәкилләре, зыялылар катнашында Мәүлид бәйрәме узачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы