“Ривьера”да – КиноМәүлид

24 ноябрь 2017 ел 11:10
“Ривьера”да – КиноМәүлид

Казан шәһәренең “Иман нуры” мәчете Совет районы мөхтәсибәте һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә “Кино Мәүлид – 2017” оештыра. Әлеге чара 6 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә “Казан Ривьерасы”нда (Фатыйх Әмирхан проспекты, 1Б) “Эрмитаж” концертлар залында узачак. Керү – чакыру билетлары буенча. Әлеге чарада 700 кеше катнаша ала.

“Кино Мәүлид”нең бер өлеше балаларның Коръән аятьләре укуына багышлана. Алар – “Иман нуры” һәм Казан мәчетләрендә ел дәвамында Коръән өйрәнгән егетләр-кызлар. Шулай ук танылган хәзрәтләр үгет-нәсыйхәтләрен җиткерәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәхесе, аның сыйфатлары, үз-үзен тотышы турында хәдисләр, кыйссалар сөйләнәчәк. Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вилданова һәм башка башкаручылар мөнәҗәтләр белән чыгыш ясаячак. Концерт-театраль номерлары белән бергә сәхнәдән интерактив рәвештә ике кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк. Фильмны төшерүдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашкан. Фильмның кыскача аннотациясе белән социаль челтәрләрдә “Иман нуры” мәчете группалары аша танышырга мөмкин. Фильмның озынлыгы – 15 минут.

Программаны һәм фильмны әзерләүдә “BALMAY production” студиясе зур өлеш керткән. Әлеге фильм мөселман гаиләсе һәм аның кыйммәтләренең әһәмиятен чагылдыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ий, кешеләр, миннән башка бернинди пәйгамбәр дә килмәячәк, бернинди яңа дин дә булмаячак… Мин сезгә ике нәрсә: Коръән һәм минем үрнәгем – Сөннәтне калдырам, шуларга иярсәгез, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмассыз”, — дип әйтеп калдырган. Ислам дине кануннары буенча гаилә коручылар шушы сүзләрне маяк итеп алырга тиешләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы