Апанай мәчете 27 ноябрьдә Мәүлидкә чакыра

23 ноябрь 2017 ел 13:15
Апанай мәчете 27 ноябрьдә Мәүлидкә чакыра

27 ноябрь көнне Казанның Апанай мәчетендә кичке алтыда (18.00) Мәүлид мәҗлесе уздырылачак. Әлеге кичәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров һәм Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр сөйләячәк. Мөнәҗәтчеләрдән Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов дини җырлар, нашидләр башкарачак, касыйдәләр укыячак, салаватлар әйтеләчәк.

 “Бөтен мөселман дөньясында Мәүлидләр үткәрелә, ягъни Мәүлид аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышланган мәҗлесләр оештырыла. Кайбер кардәшләребез Мәүлидкә каршылык күрсәтәләр, аны уздыру бидгать (дингә кертелгән яңалык) диләр. Ләкин бу – яхшы яңалык. Мәүлидне сәхабәләр заманында үткәрмәгән булсалар да, ул мәҗлесләрне үткәрү шәригатькә туры килә, чөнки ул мәҗлесләрдә Коръән укыла, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләнә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укыла. Ә бу гамәлләр шәригать кысаларыннан чыкмый. Бу гамәлләр безне берләштерә, Аллаһка якынайта”, – дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты  Нияз хәзрәт Сабиров. Ул Мәүлид мәҗлесләренең дәгъвәт, адәм балаларын дингә, туры юлга чакыра торган бер чара булуын ассызыклады, Мәүлидне үткәрүчеләрнең саны елдан-ел күбәюен, мәчетләрдә генә түгел, хәтта мәдәният йортларында да уздыручыларның арта баруы турында әйтте. Клубларда узган чараларда мәчетләргә йөрмәгән, дин турында мәгълүматы аз булган кешеләрнең дә күпләп катнашуы белән үзенчәлекле булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы