Петербургта Татарстанның даими вәкиллеге республика мөфтияте белән элемтәләрне ни өчен ныгыта?

24 ноябрь 2017 ел 14:57
Петербургта Татарстанның даими вәкиллеге республика мөфтияте белән элемтәләрне ни өчен ныгыта?

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашты. Ренат әфәнде һәм Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте белән вәкиллек арасында элемтәләрне  ныгыту турында сөйләштеләр. Эшлекле мөнәсәбәтләрнең яңа этабында алгы планга татар телен саклау һәм өйрәтү өлкәсендәге мәсьәләләр чыгачак. Камил хәзрәт шулай ук Петербуг татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты. "Мондый үзәкләр милли мәдәниятебезне, үзаңыбызны саклауда әһәмиятле роль уйныйлар", - дип бәяләде ул һәм ватандашларга Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты нәшер иткән китаплар белән тәэмин итәчәге турында хәбәр итте. Бүгенге көндә төньяк башкалада татар телен өйрәтү буенча ике курс эшли.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы