Мәдрәсә шәкертләре вәгазь сөйләүдә ярышты

24 ноябрь 2017 ел 13:00
Мәдрәсә шәкертләре вәгазь сөйләүдә ярышты

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә шәкертләр арасында вәгазь конкурсы узды. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов жюри буларак катнашучыларны бәяләделәр.

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм уку йортының уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев булачак имамнарның вәгазь әзерләү һәм аны матур итеп халыкка җиткерү ягыннан гаять әзерлекле булырга тиешлеге турында җиткерделәр һәм уку барышында татар телендә күркәм рәвештә сөйли белү сәләтен үстерүгә зур әһәмият бирелүен искәрттеләр.

Очрашуларга даими рәвештә күренекле вәгазьчеләр чакырыла. Җәлил хәзрәт Фазлыев бик теләп вәгазьче өчен кирәкле сыйфатлар, әзерлекле булу, тышкы кыяфәт турында үгет-нәсыйхәтләрен җиткерә. Вәгазь сөйләү белемнәре танылган хәзрәтләр белән очрашуларда тагын да тирәнәйтелә.

Шәкертләрнең сыйфат дәрәҗәсен билгели торган “Вәгазь” бәйгесенең максаты  – вәгазьләрне белгечлек таләпләренә туры китереп, зур осталык белән башкаручыларны билгеләү. Вәгазьләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты чыгарган “Шура” журналыннан алынды. Конкурста мәдрәсәнең һәр курс шәкерте дә катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң оста вәгазьче буларак беренче курс шәкерте Илдар Ибраһимов танылды. “Иң сәнгатьле вәгазь сөйләүче” номинациясендә Илназ Мөхәммәтҗанов, Камил Мостафин билгеләнде. “Вәгазьне иң тырышып сөйләүче” номинациясендә Гайрат Гарифҗанов җиңде. Өлкән курс шәкерте Рушан Әхмәтҗанов үзен шулай ук яхшы вәгазьче буларак танытты.

Барлык катнашучыларга кесә телефоннары, гарәпчә-русча, русча-гарәпчә сүзлек, “Ислам турында сөйләшик” дискы бирелде. Айдар хәзрәт Карибуллин Коръәннең Диния нәзарәте чыгарган яңа Казан басмасын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы