Татарстан «WorldHalalSummit» һәм «OICHalal Expo 2017» чарасында катнашты

24 ноябрь 2017 ел 14:50
Татарстан «WorldHalalSummit» һәм  «OICHalal Expo 2017» чарасында катнашты

Истанбулда Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (OrganisationIslamicCooperation (OIC) тәкъдиме белән Бөтендөнья хәләл саммит (WorldHalalSummit) һәм «OICHalalExpo 2017» күргәзмәсе уза.

Татарстан Республикасын әлеге чараларда Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет тәкъдим итте. Комитет рәисе Марат Низамов җитәкчелегендәге делегация оештыручылар тарафыннан югары бәя алды, алар шулай ук «Kazansummit 2018» кысаларында «RussiaHalalExpo 2018» чарасын үткәрү турында кызыксынуларын белдерделәр.

Саммитта бөтен дөньядан җиде меңнән артык кеше катнашты, күргәзмәләрдә 150 җитештерүченең мөселманнар өчен косметикасы, ашамлыклары һәм дарулары тәкъдим ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы