Казан мәчетләрендә Мәүлид чаралары уздырыла башлады

28 ноябрь 2017 ел 08:38
Казан мәчетләрендә  Мәүлид чаралары уздырыла башлады

Бүген мөселман дөньясы олы бәйрәмне каршылый - Мәүлид ән-Нәби - Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне. Рабигыль-әүвәл аена керү бердән Татарстанның барлык мәчетләрендә дә төрле чаралар уздырыла башлады. Кичә Казанның Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге кичәдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров Мәүлидкә килүчеләрне сәламләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көнен үткәрүгә җыелуның әһәмияте турында сөйләде. Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев салаватларны күп әйтергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтен өйрәнергә чакырды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин пәйгамбәрләр турында бик үтемле вәгазь сөйләде. Мөнәҗәтчеләрдән Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов дини җырлар, нашидләр башкарды, Мәүлид касыйдәсе укылды, салаватлар әйтелде.

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дога кабул булуы шартлары турында әйтеп узды. Мәүлид кичәсе Коръән укып дога кылып тәмамланды.
Бүген Галиев мәчете мәхәлләсе дә барлык казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Мәүлид кичәсенә чакыра. Әлеге чара ястү намазыннан соң, кичке алтынчы яртыда башланачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы