Татарстан дин әһелләре – Үзбәкстанда

28 ноябрь 2017 ел 08:53
Татарстан дин әһелләре – Үзбәкстанда

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы дин әһелләре, имам-мөхтәсибәләрдән торган делегация Үзбәкстан Республикасына сәфәр кыла. Үзбәкстан дәүләте  чакыруы буенча барган Татарстан хәзрәтләре Ташкент, Сәмарканд, Бохара шәһәрләрендә экскурсиядә булды. Сәмарканд шәһәренең үзенчәлеге, аның борынгы архитектурасы, мөселман бина-корылмаларының бизәлеше кунакларны таң калдырды.

Мисал өчен, Татарстан дин эшлеклеләре кичә күренекле ислам галиме, мөхәддис Исмәгыйль әл-Бохари (810-870 еллар) комплексында булды. Имам Бохари үзе биредә вафат булган һәм күмелгән. Шулай ук билгеле шәхесләрдән – галим Әбу Мансур әл-Матуридиның, Хусам ибн Габбас исемле сәхабәнең каберләре дә Сәмарканд шәһәрендә. Татарстан имам-хатыйблары биредә Үзбәкстан мөфтие урынбасары һәм Сәмарканд өлкәсенең баш имамы Зәйнетдин хаҗи Ишанкулов белән очрашты. Баш имам кунакларга үзенең китабын бүләк итте.

Кичә хәзрәтләр Бохарага килделәр, “Мир-араб” мәдрәсәсендә булдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы