Чаллы балалары “Тамчы-шоу”да ярышты

28 ноябрь 2017 ел 09:53
Чаллы балалары “Тамчы-шоу”да ярышты

24 ноябрь көнне Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” мөселман балалар клубында Мәүлид аена багышланган “Тамчы-шоу” булып узды. Бу чарада “Хәзинә” һәм “Мирас” командалары катнашты. Балалар Ислам диненә һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйле булган сорауларга җавап бирделәр. Уен актив, кызыклы һәм мавыктыргыч рәвештә алып барылды. Нәтиҗәләр буенча “Хәзинә” командасы җиңеп чыкты. Чарадан соң катнашучыларга, җанатарларга бүләкләр тапшырылды һәм тәмле чәй эчелде.

Чарада Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да катнашты.

Әлеге уен "Чаллы-ТВ" каналында 1 декабрь (җомга) көнне 18:30 сәгатьтә "Кыйбла" тапшыруында күрсәтеләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы