Мәшһүр Коръән-хафиз - Казанда

28 ноябрь 2017 ел 13:19
Мәшһүр Коръән-хафиз - Казанда

Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә өйлә намазында Төркиянең танылган Коръән хафизы Исхак Даныш катнашты. Мәртәбәле кунак Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең чакыруы буенча Мәүлид көннәрен Казанда үткәрергә махсус килә.

Бүген Исхак Даныш Галиев мәчетенең мәхәллә халкын намазга чакырып азан әйтте, намаздан соң Коръән сүрәләре укыды, җәмәгать белән салаватлар әйтте. Мәүлид ән-Нәби кичәсен кунак Мирный поселогының Тынычлык мәчетендә каршылар дип көтелә. Иртәгә исә иң зур Мәүлид бәйрәмендә Болгарда катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Төркиянең билгеле дин әһеле кичә Казанның Апанай мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә катнашып, Коръән, зикер һәм салаватлар укыган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы