“Добрая Казань” һәм “Зәкят” фонды бүген мохтаҗларны сыйлады

28 ноябрь 2017 ел 15:04
“Добрая Казань” һәм “Зәкят” фонды бүген мохтаҗларны сыйлады

Бүгенге көннән башлап “Добрая Казань” шәһәр проекты кысаларында Татарстан башкаласы урамнарына мохтаҗлар өчен ашамлыклар белән “Добрый фудтрак” чыкты. Яңа хәйрия проектын тәкъдим итү чарасы Борһан Шаһиди урамындагы скверда узды. Әлеге игелекле башлангычны “Юмарт сишәмбе” гомум Россия акциясенә багышладылар. Яңа акция ачылышында катнашып, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов билгеләп узганча, өйсез кешеләр һәм мохтаҗлар өчен кайнар ашамлыклар белән тукландыруны оештыру күздә тотыла.

Хәйрия ашлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды өчен матур традициягә әверелде. Фонд хезмәткәрләре кайнар аш белән сишәмбе һәм җомга көннәрендә иллегә якын мохтаҗ кешене тукландыра ала. Шунлыктан “Добрый фудтрак” проекты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды белән тормышка ашырыла. Төшке ашлар “Азу” татар ашлары кафесы ярдәме белән оештырыла.

Фото: Казан мэриясенең матбугат хезмәте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы