Мәүлидкә "Тынычлык" мәчетенә Карадениз килде, ә Галиев мәчетендә коймак белән сыйладылар

28 ноябрь 2017 ел 20:17
Мәүлидкә "Тынычлык" мәчетенә Карадениз килде, ә Галиев мәчетендә коймак белән сыйладылар

Рәбигуль-әүвәл ае башлану белән Татарстан мәчетләрендә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга  килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләшүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен бер-беребезгә искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.

Әнә шундый мәҗлесләр бүген Казанның Галиев мәчетендә һәм Мирный поселогының “Тынычлык” мәчетендә үте.

Мирныйда чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында булды. Ястү намазы укылып, догалар кылганнан соң, килүчеләрне “Тынычлык” мәчете имамы Габбас хәзрәт сәламләде. Ул күпсандагы кунаклар катнашуы, Мәүлид бәйрәменең мәхәлләдә ел саен бик күркәм рәвештә билгеләп үтелүе турында әйтте. Бәйрәм тантанасын башлауга фатиха бирү өчен “Тынычлык” мәхәлләсенең аксакалына – Минвасил абыйга сүз бирелде. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ күркәм сыйфатлары – кешелеклелек, юмартлык, игелеклелек, һәрчак ярдәмгә ашыгуы турында сөйләде. Аллаһы Илчесе ﷺ кечеләрне кече итә, өлкәннәрне олы итә белгән. Бер тапкыр чабыш ярышында әтисе сугышта үлеп калган малайның хәленә керүе, үзе белән дөягә утыртып, аның күңелен күрүе турында сөйләде.

“Нәшидүл Ислам” төркеме Мөхәммәд ﷺ турында нәшидләр башкарды. Шулай ук Казан шәһәренең “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелган халыкны Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде, Мөхәммәднең ﷺ галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән булуы турында кат-кат ассызыклады, аның дөньяга килүенә шатлануыбызны белдерергә кирәклек турында әйтте. Мәҗлеснең мәртәбәле кунаклары булып Төркиядән килгән Курра-хафиз Исхак Даныш һәм футболчы Гекдениз Карадениз килде. Ахырдан халык мәчет янында әзерләнгән бәйрәм пылавы белән авыз итеп таралышты.

Галиев мәчетендә исә кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар. Күчтәнәчләргә балалар шат булды – алар монда аеруча күп булды. Хәер, мәҗлес гадәттәгечә, Мәүлид кичәсенә хас булганча, Коръән укудан һәм дога кылудан башланып китте. Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм мәчет имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы һәм эшчәнлеге, аның үрнәк гамәлләре турында вәгазь сөйләделәр. Билгеле, “Мәүлид ән-Нәби”  касыйдәсен башкармыйча да мөмкин түгел иде.

Иртәгә исә Болгарда Россия күләмендәге Мәүлид ән-Нәби бәйрәм тантанасы узачак. Рәхим итегез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы