Камил хәзрәт Иваново өлкәсе мөфтие белән очрашты

30 ноябрь 2017 ел 14:59
Камил хәзрәт Иваново өлкәсе мөфтие белән очрашты

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсенең мөфтие һәм татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Госман улы Ляпин белән очрашты. Әңгәмә барышында Татарстан мөфтие республикабызның дини эшчәнлек алып баруда көчле булуын, милли мәсьәләләрдән – татар телендә укыту, мөфтияттә телне үстерүгә зур әһәмият бирелүен белдерде. Шулай ук ислам динендә фундаменталь хезмәт – имам Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” хезмәте беренче тапкыр рус телендә чыгарылу турында әйтте. Дөньядагы барлык стандартларны күздә тотып, Коръәннең “Казан басма”сы күп тираж белән басылып чыгу, дин нигезләрен өйрәнә башлаучылар өчен “Ислам дине нигезләре” әсбабы таратылып, мөселман кардәшләребезнең шатлыгы белән уртаклашты. Камил хәзрәт нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылган әлеге һәм башка китапларны Иваново өлкәсе мөфтиенә бүләк итте. Шулай ук интернет аша тыңлап була торган “Азан” радиосы, тиздән ачылачак беренче мөселман телевидениесе турында сөйләде. Фәрит Госман улының татар теленең киләчәге мәсьәләсе буенча борчылуларына җавап итеп, озакламый Казан мәчетләрендә эшли башлаячак татар теле курслары хакында җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы