Чистайның “Әнәс” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби узды

30 ноябрь 2017 ел 11:00
Чистайның “Әнәс” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби узды

Рабигыль-әүвәл – бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай. Нәкъ менә шушы айда күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган күп кенә чаралар үткәрелә.  

Чистай мөселман яшьләре берлеге 19 декабрьдә узачак зур бәйрәм – Мәүлид ән-Нәбигә әзерлек белән мәшгуль булуга карамастан, шәһәр мәчетләре Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган чараларда актив катнашалар.

Кичә, 29 ноябрьдә “Әнәс” мәчетендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бик матур чара узды, биредә йөзгә якын кеше катнашты. Алар арасында шәһәр имамнары, Чистай районы хәзрәтләре, аксакаллар, шәһәрнең мөселман яшьләре һәм балалар бар иде.

Бәйрәм ахшам намазыннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтеп башланды. Аннан соң “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбубәкер хәзрәт Газизов катнашучыларны Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм шәхсән үз исеменнән тәбрикләде. Котлаудан соң, кыска вәгазь белән мөхтәсибәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов чыгыш ясады. Ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы турында сөйләде.

Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Фәизов бәйрәмнең мактаулы кунагы булды, ул барлык катнашучыларны бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган ае белән тәбрик итте һәм мөнәҗәтләр башкарды. “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин Пәйгамбәрнең тормыш юлы турында вәгазь сөйләде.

“Әнәс” мәчете меценаты Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов үз чыгышында Чистай мөхтәсибәтенә, мөселман яшьләре берлегенә һәм барлык хәзрәтләргә ислам юлында актив эш алып барганнары өчен рәхмәтен җиткерде: “Мин шәһәребезнең мөселман өммәте үскәненә бик шат. Мөхтәсибәтнең бердәм һәм таркалмас булып эшләгәненә күздән шатлык яшьләре килә”, – диде.

Чараның икенче өлеше “Әнәс” мәчете әзерләгән кичке аш белән дәвам итте. Табында барлык теләүчеләр котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чара бик уңай һәм дустанә атмосферада узды. Чарада катнашучыларның пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә мәхәббәтләре тагын да артты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы