Аксакаллар Мәүлид мәҗлесендә катнашты

30 ноябрь 2017 ел 14:00
Аксакаллар Мәүлид мәҗлесендә катнашты

Бүген Чаллы шәһәренең “Туфан” мәчетендә мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы шәһәр имамнары катнашында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышлап мәҗлес үткәрде. Мәҗлестә чыгыш ясап, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлын, күркәм әхлагын халыкка аңлату өчен Мәүлид аен нәтиҗәлерәк файдаланырга чакырды. Ул шулай ук җыелучыларны кичә Болгарда узган Мәүлид кичәсе белән таныштырды.

Аксакаллар сөйләшү барышында алдагы ел өчен эш планы хакында фикер алыштылар. Шулай ук 17 декабрьдә шәһәр күләмендә уздырылачак Мәүлид кичәсенә әзерлек, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл туклануга күчүгә булышлык күрсәтү һ.б. мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.

Өйлә намазыннан соң җыелышта катнашучылар өчен аш мәҗлесе оештырылды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы