Казанда Мәрҗани мәчете турында күргәзмә ачылды. Бары бер генә көнгә!

01 декабрь 2017 ел 11:29
Казанда Мәрҗани мәчете турында күргәзмә ачылды. Бары бер генә көнгә!

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстан Республикасының Дәүләт архивы ярдәме белән мәчет төзелә башлауның 250-еллыгына багышланган экспозиция ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фонды документлары урын алды. Алар арасында: таш мәчетнең төзелү проекты, Казанның мәчет һәм мәдрәсә саны турындагы 1873 елгы ведомосте,  Ш. Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме булуы турында билгеләмә, шулай ук аның эштән алынуы турындагы билгеләмә һәм башкалар. Барлыгы - 30 экспонат, оригиналлар һәм копияләр. Күбесе - тәүге тапкыр ачып салына. 

Күргәзмәне ТР мөфтие урынбасары, "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм ТР дәүләт архивының директор урынбасары Илдар Шафиков ачып җибәрде. 

- Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкы язмышында якты эз калдырган кеше, - диде Мансур хәзрәт. -  Аның хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге халкыбызны урта гасыр туңлыкларыннан, катып калганлыктан арындыруда мөһим роль уйнады. Безнең аның мирасын һәм шәхесен онытырга хакыбыз юк! Бөек галимнең истәлеген яктырту — шушы күргәзмәнең төп бурычы.

2017 елда Казанның Беренче Җәмигъ мәчете төзелә башлануының 250-еллыгы билгеләп үтелә. Аның салынуы Әби патша игълан иткән Россиядә православиедән тыш башка диннәргә карата ачык сәясәтнең урнашуының  якты билгесе булып тора. Бүгенге көндә исә ул Татарстанда татар-мөселман рухи мирасының тарихи йөзек кашы булып тора. Мәчет тарихы бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. 1867 елда хәзрәт анда ахун булып һәм Казанның мөхтәсибе итеп билгеләнә. Киләсе 2018 елда Мәрҗанинең 200-еллыгы билгеләп үтелә. 

Күргәзмә бары бер генә көн дәвамында эшлиячәк. Ябылу вакыты - 15.00.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы