Мөфти “Донорлык хәрәкәтенә булышлык өчен” медаленә ия булды

01 декабрь 2017 ел 11:19
Мөфти “Донорлык хәрәкәтенә булышлык өчен” медаленә ия булды

Кан һәм аның компонентларын ихтыяри бирүне (донорлык) массакүләм үстерүгә юнәлдерелгән Кан тапшыру хезмәте үсеше киң масштаблы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Медицина-биология федераль агентлыгы чакыруы буенча Х юбилей Россиякүләм Кан тапшыру хезмәте форумында катнашты. Монда аны ведомствоның мактаулы бүләге – Медицина-биология федераль агентлыгының “Донорлык хәрәкәтенә булышлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Әлеге чарада Россия Кан тапшыру хезмәте үсеше программасын әйдәп баручылар, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина-биология федераль агентлыгы вәкилләре, Кан тапшыру учреждениесе җитәкчеләре, донорлар, иҗтимагый оешмаларда хезмәт куючылар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быелның 7 апрелендә ТР Кан тапшыру үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөселман уку йортлары шәкертләре һәм мөгаллимнәр Санкт-Петербург метросында булган фаҗигадә зыян күрүчеләргә һәм башка мохтаҗ кешеләргә ярдәм йөзеннән кан тапшырган иде. "Мөселманнар кан коймый!" дигән шигарь астында уздырылган әлеге донорлык акциясе мөселманнарның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтү максаты белән оештырылды.

- Ислам дине кан бирүне тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм саулыгын саклап калуга үз өлешебезне кертәбез, – дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “...Әгәр берәү бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр” (“Маидә” сүрәсе, 32 нче аять).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы