Татарстан мөфтие “Миргазиян” мәчетендә җомга үткәрде

01 декабрь 2017 ел 15:10
Татарстан мөфтие “Миргазиян” мәчетендә җомга үткәрде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Миргазиян” мәчетендә булды, әлеге мәхәлләгә йөрүчеләр белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Җомга намазына кадәр имамнар Коръән аятьләре укыды, мәчетнең беренче имамы булган Миргазиян хәзрәт Салаватов рухына багышлап дога кылдылар.

Җомга вәгазен һәм хөтбәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул вәгазьне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айга – Мәүлид аена багышлады. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне ярату, аның сөннәтләрен үтәү, аңа иярү турында сөйләде. “Хәдисләр җыентыгын актарсагыз, яланбаш намаз уку турында бер генә хәдис тә таба алмассыз. Искәрмә булып хаҗ тора. Әйдәгез, җәмәгать, уйланыйк, сөннәт гамәлләрне торгызыйк”, – дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәтләре. Ул шулай ук Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дүшәмбе көнне ураза тотуы, бу уразаның хикмәте турында сораганда: “Мин дүшәмбе көнне туганмын”, – дип белдерүе турында әйтте. “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы. Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!” – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Намаздан соң “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәчет буенча экскурсия үткәрде, уку классларын, балалар бүлмәсен, хатын-кызлар өчен намаз залын күрсәтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы