Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең ﷺ чәч бөртеген алып кайтканнар

02 декабрь 2017 ел 17:38
Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең ﷺ чәч бөртеген алып кайтканнар

Бүген Балтач мөхтәсибәтендә зурлап Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәрделәр. Чара республиканың Теләче, Азнакай, Саба, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм башка районарыннан дин кардәшләрне җыйды. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Мансы автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан республикасы президенты аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Хашимова Нүрия Миннәхмәт кызы, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан Югары Мөселман Мәдрәсәсенең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач район башлыгы урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, республикабызның баш казые, районыбыз имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, язучы Фәния ханым Хуҗиәхмәт һәм башка дәрәҗәле шәхесләр бар иде.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы һәм көтеп алынган мизгеле булып  Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ чәч бөртеген карау мөмкинлеге иде. Кадерле "күчтәнәч" Балтачка бормалы юллар белән кайткан - аны Дагъстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев Әлбир хәзрәткә бүләк итә, ул үз чиратында ядкарьне Россия башкаласыннан махсус Балтач халкына күргәзмәгә китереп куя. Мәскәү мөфтие  исеменә Камил хәзрәт Сәмигуллиннан, район мөселманнары, Мәүлидне оештыручылардан күпләп рәхмәтләр әйтелде.

Бәйрәмнең иң мавыктыргыч мәлләре мәчеттә узса, төп чаралар район Мәдәният йортында үтте. Монда катнашучыларны Татарстанның баш казые, Балтач имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул барча килгән кунакларга сәламнәрен җиткереп, Мәүлид белән тәбрик итте. 1992 нче елның беренче шимбәсендә районыбызда икенче булып ишекләрен ачкан Бөрбаш авылы мәчетенең чын мәгънәсендә гөрләп эшләп килүенә, инде Балтач төбәгендә мәчетләр санының 40тан артуына  шөкер, куану сүзләрен белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз чыгышында мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

- Аллаһы Тәгалә Кәлам шәрифтә болай дип әйткән: “Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!”, - диде ул. -  Башка сүзләр белән әйткәндә, Бөек Зат безгә рәхмәте өчен шатланырга куша, ә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – иң зур рәхмәт, чөнки Раббыбыз шулай ук болай дигән: “(Ий, Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек”. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм – кешелекнең таҗы.  Ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес ул. Бернинди чагыштыру да аны колачлый һәм аның турында тулы күзаллау тудыра алмый. Иксез-чиксез диңгезне бер стакан суга сыйдырып булмаган кебек, аның иң күркәм сыйфатларын, сүзләрен һәм гамәлләрен язып бетереп булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм – аның өммәтеннән булуыбызга чиксез горурланырлык кешебез ул!.

Чара балалар һәм олылар катнашында иҗади номерлар белән дәвам итте, Коръән аятьләре укылды, салаватлар әйтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы