Балык бистәсе районында мәчетне яңарттылар

04 декабрь 2017 ел 10:13
Балык бистәсе районында мәчетне яңарттылар

Балык бистәсе районы Бирдебәк авылында яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, аксакал хәзрәт Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, имамнар, авыл халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге куанычлы вакыйга белән тәбрикләп, Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул мәчеттә гыйбадәт кылу һәм гыйлем алу фазыйләтләре турында сөйләде. Яңа мәчеткә дини китаплар бүләк итте.
Дәгъват бүлеге мөдире яңа мәчеттә беренче тапкыр үткәрелгән Мәүлид бәйрәмендә дә катнашты. Өйлә намазыннан соң узган чарада яшь башкаручы Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр әйтте. Нияз хәзрәт Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм әхлагы һәм Мәүлидне үткәрү тәртибе турында чыгыш ясады.
Чаралар тәмамлангач, Балык бистәсе районы Яңавыл авылында төзелеп килә торган мәчеткә экскурсия ясалды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Балык бистәсе районында 46 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы