Кама тамагында хәләл туризм үзәге төзеләчәк

17 гыйнвар 2018 ел 09:42

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында Кама тамагы муниципаль районында хәләл туризм үзәге проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Очрашуда Кама тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Комитет белгечләренә Кама тамагы районының уникаль рекреацион мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Районның Чулман һәм Идел елгалары кушылган урында урнашуы һәм балык тоту, рекреацион, экскурсион, сәламәтләндерү, спорт һәм агротуризмны үстерү өчен барлык шартларның булуы турында әйтелде. Әлеге төбәк бөтен Россия буенча актив һәм сәламәт рәвештә ял итәргә теләүчеләрне үзенә җәлеп итә.

Утырышның көн тәртибендә актив ял итүне өстен күрүче барлык туристлар һәм шәригать кушкан таләпләрне үтәп яшәүчеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды. Мәдәни-тарихи туризм үзәге – Болгарның территориаль якынлыгы Кама Тамагы туристик маршрутларына янә өстенлекләр бирә.

Катнашучыларның ике яклы очрашу нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар район администрациясе һәм Комитетның төп хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр. Моннан тыш, Кама тамагы муниципаль районының 2018 елда Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана