Мәккәдә Татарстан мөфтияте җитәкчелегенең Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашуы узды

07 февраль 2018 ел 09:36

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең Мәккәдә “Әл-Хәрәм” мәчете имам-хатыйбы Габдеррахман әс-Судайс белән очрашуы төн якынлашканда соң гына төгәлләнде. Мөселманнарның иң изге, иң кадерле һәм дөньяның иң зур мәчетләренең башлыгы Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд исеменнән сәламләде. Рәсми төстә башланып киткән очрашу соңыннан бик җылы, ачык һәм эчтәлекле булды. Кунаклар да, имам үзе дә барлык дин кардәшләребезнең, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан, бердәмлектә һәм теләктәшлектә булырга тиеш дип ассызыкладылар.

Әңгәмә шактый озак вакыт барды, төнлә генә тантаналы кичке аш белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана