Татарстан мөфтие Болгар укулары ачылышында чыгыш ясады

12 февраль 2018 ел 14:59

Болгар укуларына Россия һәм чит илләрдән исламны өйрәнүче йөздән артык галим килде. Конференциядә катнашучыларны академия президенты Камил Исхаков, югары уку йорты вәкилләре сәламләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгар ислам академиясе фәнни-мәгариф үзәгендә узучы I Болгар укулары ачылышында чыгыш ясады.

– Татар дини мәктәбе – Россиядә генә түгел, бөтен ислам дөньясында да иң олы һәм көчле булып саналган. Мәшһүр татар мөселман галиме Мөхәммәд Морад Рәмзи әл-Казанлы татар имамнары һәрвакыт сөнниләр, карашлары белән матуридилар, гамәлләре буенча хәнәфиләр булган һәм араларында беркайчан бидгать таратучылар табылмас иде, дип билгели. Шушы фикергә нигезләнеп, татар имамнары безгә калдырган дини мирасының актуальлеге бүген дә җуелмаган һәм Россиядә ислам динен үстерүне һич икеләнмичә аңа таянып дәвам итәргә була дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Татар дин әһелләренең фикерләрен киң даирәдә тарату һәм бүгенге җәмгыятьнең кыйммәтләре системасына кертеп җибәрү өчен нишләргә соң?

– Беренчедән, аларның хезмәтләрен тәрҗемә итү һәм киң җәмәгатьчелекне укырга өндәү. Кызганыч ки, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтебез хезмәтләре Төркиядә һәм гарәп илләрендә бастырыла, әмма үзебездә алар рус һәм татар телләрендә берничә исемдә генә дөнья күрде.

– Икенчедән, әгәр дә без аларны бөек дип таныйбыз икән, мәчетләр, шәһәр урамнарын, фәнни конференцияләрне аларның исемнәре белән атыйбыз икән, димәк без мөселман өммәтендә дәгъвәт һәм мәгариф эшен дә шушы галимнәрнең фикерләрен һәм карашларын алга сөреп, аларга нигезләнеп башкарырга тиеш, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин I Болгар укулары ачылышында чыгыш ясап.

Конференциядә шулай ук Милләтләр эше буенча федераль агентлык вәкиле Валентина Лаза, Иордания Хашимит корольлеге Мәгариф министрлыгы вәкиле Лүай әл-Хәлил һәм башка рәсми затлар котлау сүзе белән чыкты.

Конференция үз эшен 13 февраль көнне дә дәвам итә. Секцияләр барышында Россия исламының җирле интеллектуаль традицияләрен өйрәнүнең концептуаль нигезләре, Россия мөселман дин әһелләренең тормыш юлы һәм мирасы, Россия мөселман халыклары язма мирасы үрнәкләрен өйрәнү һәм ул язуларның сакланышы, ислам текстологиясе, мөселман өммәтендә конфессияара диалог, ислам мәгарифе һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Халыкара Болгар укулары кысаларында шулай ук “Болгар ислам академиясенең фәнни эшчәнлегендә төп юнәлешләр һәм перспективалар” дип исемләнгән темага фәнни-гамәли семинар узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана