Казанда мөслимәләр аулак өйгә җыелачак

14 февраль 2018 ел 11:05

15 февральдә Казанда “Татар һәм кырым татарлары милли киеме” аулак өй кичәсе оештырыла. Анда Татарстан һәм Кырым милли киемнәре буенча тарихчылар, танылган дизайнерлар, шул исәптән Нурия Зарипова (Nuriya UMAI) һәм Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам хокукы мөгаллиме Зәйнәб Баирова катнашачак. Кызларга татар һәм кырым татарлары халыкларында милли костюмнарны кию традицияләре һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр, милли костюм үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук хиҗабның милли элементлар белән туры килүе турында мастер-класс үткәрәчәкләр.

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында узачак (Габдулла Тукай ур., 38). Башлана 17.30 сәгатьтә.

Язылу өчен телефон: 89270333142 (What’s App).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана