Бөгелмәдә җиденче тапкыр төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узачак

21 март 2019 ел 09:30

Бу шимбәдә, 23 март көнне, Бөгелмәдә VII төбәкара “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында мөселман һәм татар традицияләрен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбль”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирүгә, ачык дикциягә һәм яңгырашка, интонациянең дөрес бирелүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Моннан тыш, һәрбер катнашучы конкурста катнашу хакында сертификат алачак.

Конкурсантларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләячәк, аның составында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева-Бигичева, атказанган мәдәният эшлеклесе, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев, “Мөнбәр” татар дини театры җитәкчесе, автор-башкаручы Ильяс Халиков, мөнәҗәтләр башкару буенча халыкара фестивальнең Гран-при һәм “Манзара” музыкаль премиясе иясе, халыкара һәм Россиякүләм конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов бар. Узган елны фестивальдә җиде яше тулган 150ләп кеше катнашкан иде.

Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

“Зәйтүнә” мөнәҗәтләр фестивале унынчы яртыда (09.30) Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт.

Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (987) 063-97-44, +7 (919) 627-59-66, +7 (937) 776-69-98.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана