ТР мөфтие – бөтен Россиядән җыелган татар имамнарына: “Мәчет җәмгыятьне рухи тәрбияләү үзәге булырга тиеш!”

14 июнь 2019 ел 14:27

Бүген, Шәүвәл аеның 11-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казань-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узды. Җыенның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы  җитәкчесе Ринат Зиннуров, Россия мөселманнары Үзәк Дини нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов бар иде. Утырышны Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум делегатларын сәламләп, Ислам диненең татар халкы тормышында тоткан урынын билгеләп узды: “922 елда Борынгы Болгарда ата-бабаларыбызның рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе халкыбызның киләчәк үсешен хәл иткән. Мең елдан артык татар халкы мөселман дөньясының мөһим өлеше булып тора, күпмилләтле Россияне үстерүгә ярдәм итә”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, милли яңарышка этәргечне дә Ислам дине биргән. Бу уңайдан ул татар дини мирасын өйрәнү һәм үстерү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Үзенең чыгышында Президент бүген Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Габделнасыйр Курсави дәрәҗәсендәге атаклы дин галимнәребезнең булмавын әйтте.  Шул вакытта ул якын киләчәктә татарлар арасында да күренекле дин галимнәре үсеп җитәр дигән ышаныч белдерде һәм бу эштә быел беренче докторантларын әзерләп чыгарган Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглавына басым ясады.

Республика Президенты шулай ук җәмгыятькә чит-ят кыйммәтләрнең, экстремистик идеяләрнең үтеп керү куркынычы саклануын искәртеп, моны булдырмас өчен бердәмлекне һәм традицион тормыш рәвешен ныгыту кирәклеген ассызыклап үтте.

– Төп бурычларыбызның берсе – татар милләтен, туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау. Бүгенге катлаулы шартларда дин милли үзаңны ныгытуның төп факторларыннан берсе булып хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәчетләрдә татар теле курслары оештыру тәҗрибәсен уңай бәяләде. “Соңгы вакытта мәчетләрдә туган тел дәресләрен оештыру буенча эшнең активлашуы шатландыра. Форумның йомгаклау документларында бу мәсьәләнең актуальлеген чагылдыру зарур”,  – диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Кукмара районы мөхтәсибәтенең Аш-Буҗи авылы мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Тимеров та бар иде. Бүген аңа Президент кулыннан Рәхмәт хаты алу бәхете тәтеде.

Алга таба форум делегатларына сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул Россия мөселманнары арасында Исламда милләт чагылышына карата ике капма-каршы фикер яшәвен билгеләп, милләтне диннән аерып карауның тамырдан хаталы фикер булуын әйтте. Моңа дәлил итеп Камил хәзрәт Коръәни Кәримдәге “Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсенең 13 аятен китерде: “И кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хәва исемле) бер хатыннан яралттык. (Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?) Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – (иң бай, иң чибәр, иң асыл нәселле булганнар кебек түгел, Аллаһы Тәгаләнең хәрамнардан соң дәрәҗәдә сакланган) иң тәкъва иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче, (һәрнәрсәдән) Хәбәрдар”.

– Төрле милләтләр, аларның гореф-гадәтләре һәм телләре арасындагы аерымлыклар – Раббыбызның рәхмәте ул, аларны без әманәт итеп сакларга, өйрәнергә, үстерергә тиеш. Шулай булгач, милли үзенчәлек диндә ничек тыелырга мөмкин соң?! – диде Камил хәзрәт. Ул Коръәннең мөселманнарга бер-берсе белән тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштырырга кушуын, шул ук вакытта дини кардәшлекнең төрле булырга мөмкинлеген искәртте. –  Кемдер татар, кемдер гарәп, берәүләр бер телдә, икенчеләр икенче телдә сөйләшә. Бу – бөтен кешелек дөньясының рухи байлыгы! Шуңа без телне генә түгел, үзебезнең милли үзенчәлекләребезне архитектурада, киемдә, ашларда, әдәбиятта, көнкүрештә ап-ачык итеп чагылдырып, дөньяны бизәп торырга тиеш. Бу дәүләт эше генә түгел, бу - үзен татар дип санаган һәркем алдында торган бурыч. Ә татар дин әһелләре бу эштә аеруча, икеләтә җаваплы. Без әхлак, гыйлем, хезмәттә халык өчен үрнәк булырга һәм мөнбәрләребездән шушы хакыйкатьләр турында сөйләргә тиеш.

Камил хәзрәт Ислам диненең миллилекне кире какмавы, әмма шушы ике мөһим төшенчәнең кайсысы беренчел, кайсысы икенчел икәнен аерырга өйрәтүен искәртте. Бүген халык тарафыннан хәтта татарлар арасында да мәчет-мәдрәсәләр төзелешенә каршы чыгу очраклары күзәтелүенә борчу белдереп, бу – милләтне атеистик карашларда тәрбияләүнең нәтиҗәсе, дип ассызыклады.

– Бүгенге көндә татарларны бары тик туган тел тирәсендә генә берләштерү мөмкин түгел – милләттә татар телен белү һәм куллану даирәсе бик тар. Моннан тыш, татар теленең кайбер диалектлары бер-берсен аңламас дәҗәрәдә аерыла. Әмма ислам чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар гаиләләрендә сакланган. Димәк ки, ислам – татар халкын берләштерүдә беренчел (!) факторга ия. Үз чиратында туган телгә, Ватанга һәм милләткә мәхәббәтне ислам аша формалаштырырга мөмкин. Татарстан мәчетләрендә бу тәҗрибә уңышлы тормышка ашырылып килә.   

Татарстан мөселманнары башлыгы Россия төбәкләрен дин әһелләренә күпмилләтле һәм күпдинле җәмгыятьтә яшәгәнлегебезне онытмыйча, Исламны күрше булып яшәүче халыкларга иң матур яклардан гына күрсәтергә чакырды. “Шул чакта гына Россия һәм дөнья җәмәгатьчелеге исламофобия кебек чирдән арыначак, мәчетләр төзүгә дә беркем каршы чыкмаячак, кызларыбызга яулык киеп йөрергә дә беркем тыймаячак”, – диде хәзрәт бу уңайдан.

Моннан тыш, мөфти үзенең чыгышында бүген көндә шәһәр мәчетләренең төзелеш концепциясен үзгәртү, киңәйтү кирәк дигән фикер белән чыкты. Аның фикеренчә, хәзерге көндә дини оешмаларның эшчәнлеге дин белән генә чикләнергә тиеш түгел.

 – Мәчеткә хәзер кеше намаз укырга гына килми. Мөселманнар монда гыйлем өйрәнергә, башкалар белән аралашу өчен дә килә. Безнең республика мәчетләренең күбесендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төрле чаралар уздырыла: мәктәп укучыларының ялларын оештыру, хәйриячелек, ифтарлар, очрашулар, тәрбияви дәресләр, яшьләр өчен бәхәс клублары, имамнар җыелышлары, мәҗлесләр һәм башкалар. Хәтта татар телен өйрәтү дә мәчетләрдә башкарыла! Халыкны әхлакый тәрбияләү, мәҗбүриләмичә үз ихтыярлары белән динебезгә тарту буенча эшчәнлекне алып бару да мәчетләргә йөкләнгән. Ягъни мәчет ул намаз уку урыны гына түгел, ул кешегә әхлак тәрбиясе бирү үзәге дә.

Камил хәзрәт татар дин әһелләрен шушы киң максатларны күздә тотып эшләргә чакырды. Моннан тыш, ул мәчетнең күркәм кыяфәттә, шәһәрнең йөзек кашы булырдай итеп, татарча үзенчәлекләрне истә тотып төзелергә тиешлегенә басым ясады. “Мәчет җәмгыятьне рухи тәрбияләү үзәге булырга тиеш!", - дип белдерде мөфти, һәм мәчет янәшәсендәге территорияне матурлау, гыйбадәт йорты янында бакчалар, сулыклар, балалар өчен мәйданчыклар будыру кирәклеген  билгеләп узды. 

Пленар утырышта чыгыш ясаган Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дин әһелләрен бердәмлеккә чакырды, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов Татар халкы үсеше сратегиясе проектына үз  тәкъдимнәрен җиткерде,  Рушан хәзрәт Аббясов исә делегатларга Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен ирештерде.

Утырышның беренче өлеше төгәлләнгәч, делегатлар җомга намазына башкаланың Кол Шәриф, Апанай, Мәрҗани мәчетләренә юнәлде. Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Форумның пленар утырышы бу минутларда “Уникс” концертлар залында дәвам итә. Иртәгә делегатларның Изге Болгар җыенында катнашуы көтелә. 

Искәртеп үтик: “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 13-15 июнь көннәрендә Казанда уздырыла. Быел анда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1137 делегат катнаша. Алар арасында илебезнең Сахалин, Амур, Магадан өлкәләре, Приморье, Хабаров крайлары, Саха (Якутия) республикасы кебек иң ерак нокталарында яшәүче дин әһелләре дә бар. Традиция буенча иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан – барлыгы 130дан артык кеше. Иң өлкән делегат – Калининград өлкәсе мөселманнары Аксакаллар шурасы рәисе 94 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев, иң яше – Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе 18 яшьлек Рифат хәзрәт Еникиев. 

Форумның беренче көненнән үк аның эшендә иң актив катнашучылар булып Татарстан мөхтәсибләре һәм Татарстан Диния Нәзарәте җитәкче вәкилләре торды. Милли-дини җыен кичә “Татар халкының үсеш Стратегиясе” эскизын тәкъдим итүдән башланды. Аны тулыландыру һәм камилләштерү буенча үзләренең тәкъдимнәре белән Диния Нәзарәте исеменнән республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дин әһелләре чыкты. Соңыннан делегатлар берьюлы төрле бәхәс мәйданчыкларында узган фикер алышуларга таралды. Мәйданчыкларның модераторлары сыйфатында шулай укшулай ук мөфтиятнең җитәкче вәкилләре чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана