Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпне төзүгә җир бүлеп бирелде

17 сентябрь 2019 ел 18:54

ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында җир участогы бүлеп бирелде. Бу хакта мөфтият һәм Казанның Башкарма комитеты арасында килешенде. Әлеге җир участогы «Молодежный» торак комплексы районындагы Ноксага төшү (Ноксинский спукс) урамында урнашкан. Аның мәйданы 2,2 га тәшкил итә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен проектлауның барлык  нормативларын үтәгән хәлдә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булган заманча бинаны сыйдыра ала. Шунысы мөһим: планировка проекты (Казанның генераль планы) буенча әлеге җир участогы мәктәп төзелеше өчен билгеләнгән булган. 

Алдан планлаштырылганча, мәктәп 500 укучыга исәпләнәчәк һәм үз эчендә уку һәм ярдәмчле корпусларныа алачак. Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпнең  концептуаль проекты милли-дини компонентын һәм гендер алым белән татар телендә укытуны күздә тота.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана