Мөфти “Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе” квалификация күтәрү курсларында онлайн-дәрес үткәрде

05 ноябрь 2020 ел 11:10

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 19-нчы көнендә (5-нче ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән квалификация күтәрү курсларында дәрес бирде.

ZOOM платформасы аша видеоконференциягә чыгып, аның лекциясен 100-гә якын мөгаллим һәм шәкерт тыңлады. Алар – Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче остазлар, мәдрәсәләр, югары дини уку йортлары вәкилләре. Онлайн-дәрескә тоташып, катнашучылар Татарстан мөфтиятенең Коръәнне өйрәнү һәм бастыру, кыйраәтләрне өйрәнү, мәгънәви тәрҗемәләр өстендә эшләү һәм киләчәккә планнар һ.б. турында белде. Моннан тыш, Камил хәзрәт аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Лекция башында Татарстан мөфтие, кыйраәтләрне өйрәнүнең әһәмиятенә тукталып, татар дин галиме Муса Бигиевның сүзләрен китереп узды: “Һәрбер мәдрәсәдә һәр шәкерт иң ким дигәндә “Шатыбия” дәрәҗәсендә булса да кыйраәтләрне белергә тиеш”. “Шатыбия” исә – җиде кыйраәт буенча китап. Ягъни хәзрәт кыйраәт фәненең төп китабы булып “Шатыбия” торуын һәм мөгаллимнәр ким дигәндә җиде кыйраәтне белергә тиешлеген билгеләп узды хәзрәт. Сүз уңаеннан, быел августта Галиев мәчетендә башланып киткән һәм Нәзарәт тарафыннан оештырылган кыйраәт белгечләрен әзерләү дәресләрендә дә әлеге китапның Казанда “Хозур” Нәшрият йортында бастырылган басмасы файдалана. Китапны 1907 елда Муса Бигиев басмага әзерләгән.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе исә Хафыс һәм Шүгъбә риваятьләреннән торган Гасыйм кыйраәтенең белемнәренә тулысы белән ия. Гасыйм кыйраәте – Коръәнне кычкырып уку белән бәйле булган ун кыйраәтнең берсе, ул Кәлам Шәрифне укуда ике төргә ия: аларны имам Гасыймның шәкертләре – Хафс һәм Шүгъбә тапшырган. Россия дин белгечләре арасында иң киң таралган Коръән уку төре булып Гасыймнан килгән Хафс риваяте санала. Шунысы мөһим: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте республикабыз өчен Коръән кыйраәтләре буенча белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле һәм эзлекле эш алып бара. Мисал өчен, Казанның “Рәшидә” Коръән өйрәнү үзәген тәмамлап, Ливанда әл-Җинән университетында белем алган Раушан Йосыпов 10 кыйраәт буенча белгеч дәрәҗәсенә иреште. Ул Татарстанда әлегә – бердәнбер белгеч.

Дәрестә кыйраәтләр арасындагы үзенчәлекләрне аңлату өчен мөфти хәзрәт курсларда катнашучыларга Гасыйм кыйраәтеннән төрле мисаллар китереп узды һәм Нәзарәт башлангычы белән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү тарихына тукталды. Әлеге эш җиде ел дәвамында 28 төрле тәфсиргә таянып, кырыкка якын кеше, шул исәптә кыйраәтләр буенча белгечләр катнашында башкарылды. Әлеге фундаменталь хезмәтне башкарып чыгудан тыш, Камил хәзрәт киләчәккә планнар хакында сөйләп, Нәзарәтнең татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, Матуриди тәфсирен әзерләп бастырып чыгу теләген җиткерде. Моннан тыш, Камил хәзрәт укучыларга Коръәннең 30-нчы җөзе махсус рәвештә татар һәм рус телләрендә аерым китап рәвешендә басылып чыккан басмаларын күрсәтте – әлеге хезмәтләрнең беренче чиратта мәдрәсәләр өчен зур чыганак булуын әйтте – анда тәрҗемәләр белән бергә кыска сүрәләр китерелгән, шунлыктан бу басма “Җөз гаммә”не ятлауда бик тә файдалы булачак. Татарстан мөфтие шулай ук iOS һәм Android операцион системалары өчен нәзарәт тарафыннан “Куръан “Казан басма” мобиль кушымтасы эшләнгәне турында сөйләде. Тыңлаучыларның сорауларына җавап биреп, мөфти Коръән шрифтын электрон рәвештә булдыру нечкәлекләрен, Коръән сүзенең төрле телләрдә язылышы мәсьәләләрен, Коръән сүзенең синонимнарын аңлатып бирде. Дәрес бер сәгать дәвам итте.

Казанда остазлар һәм мөгаллимнәр өчен узучы “Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары 7-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге дәресләрне, хәзерге заман, шул исәптән дистанцион укыту технологияләрен дә кулланып, Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификацияләрен күтәрү үзәге оештыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана