Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Ачык университет”ның беренче нәтиҗәләре турында сөйләделәр

09 февраль 2021 ел 14:34
Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Ачык университет”ның беренче нәтиҗәләре турында сөйләделәр

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 27-нче көнендә (9-нчы февральдә), Бөтендөнья татар конгрессы бинасында журналистларны “Ачык Университет” проектының нәтиҗәләре һәм гамәлдәге курслар белән таныштырдылар. Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе һәм әлеге проектның менеджеры Зөһрә Вилданова “Ачык университет”ның барлыкка килү тарихы, эш тәртибе турында сөйләде. Ул 2020 елда 6 юнәлештә курслар оештырылуын бәян итте. Алар ораторлык осталыгына, гаиләдә татарча мохит булдыруга, татар дизайны, акча белеме, график дизайн, әдәби лаборатория темалары буенча үтте. Проектның IT координаторы Райнур Хәсәнов курсларны үтүчеләр саны, сайтның мөмкинлекләре хакында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта иң популяр курс булып “Мөгаллим” курсы санала – ул татар теле укытучылары өчен эшләнгән. Дәресләр дүрт типта тәкъдим ителә: видеодәрес, презентация, текст һәм аудио формат. Курсларны үтүчеләргә квалификация күтәрү турында таныклык тапшырыла. Хәзерге вакытта сайтта 1500-гә якын кеше теркәлү узган, 500-дән артык кеше курсларны узып сертификат алган.

“Ачык университет”ка өстәлгән соңгы курсларның берсе – “Акча белеме” турында Ленар Рахманов сөйләп үтте. Ул әлеге курс акча белән дөрес эш итү, финанс пирамидаларын ачыклау, инвестицияләү, шәхси финанс планын төзү кебек темаларны колачлавын әйтте.

2021 елда да 6 курс эшләү ниятләнә. Шуның берсе – “Татар әдәбияты: борынгы чордан — яңа заманга” курсы башланып китте дә инде. Ул һәр атна пәнҗешәмбе, җомга 18.00 "Татар китабы йорты"нда бара. Шулай ук татар телендә проза ясарга теләүчеләр өчен практик курс тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә әлеге проект кысаларында онлайн һәм оффлайн форматларда укырга мөмкин.

Спикерлар курсларда укучылар белән элемтә өчен чат эшләнүен ассызыклады.

“Ачык университет”та түбәндәге курслар бар:

Тарих курсы. I модуль. Төрки каһаннан Казан ханына кадәр.

Заманча татар мәдәнияте.

Тарих курсы. II модуль. PostХанлык.

Мөгаллим. Татар теле укытуның заманча алымнары.

СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары.

Гаиләдә татарча мохит.

Татар дизайны.

Акча белеме.

График дизайн.

Әдәби лаборатория.

Ачык Университет – татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә.

Проектның максаты: татар телле университетны булдыру.

Оештыручы: Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана